#ЭКОяз2017 акциясенә Азнакай гимназиясе укучылары кушылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән бергә алар «Хәсән чишмәсе» территориясен чистарттылар һәм төзекләндерделәр. Апрельнең беренче декадасында Азнакайның җәмәгать урыннарында өмәләр уздырылды. Мәнәвез урманы, Сыза елгасының яр буе, шәһәр парклары һәм скверлары территорияләре тәртипкә китерелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте