ЭКОяз2017 планнары турында Алабуга укучылары сөйләде

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга мәктәпләре укучылары әйләнә-тирә мохиткә ярдәм кулы сузарга әзер. Санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар туган шәһәрләрендә табигать саклау мероприятиеләре уздырачак: территорияләрне чүптән чистарту буенча өмәләр, агачлар утырту буенча һәм икенчел куллану өчен калдыклар җыю буенча акцияләр, кече яшьтәге укучылар өчен табигать белеме буенча мавыктыргыч дәресләр. ЭКОяз2017 буенча үз планнарын алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә сөйләде. “10-11 сыйныф укучылары ел саен шәһәрне яшелләндерү буенча мероприятиеләр үткәрә. Быел табигать саклау чараларына шулай ук башлангыч сыйныфлар укучылары да кушылачак. Уртак эш әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга, укучыларның экологик культурасын үстерүгә, вакытны файдалы итеп уздыруга юнәлтелә”, - дип хәбәр итте унынчы сыйныфлар. Кама буе ТИ белгечләре ЭКОяз2017 кысаларында мәктәп укучылары арасында “Экомәктәп” һәм “Татарстан Республикасының 100 яшел почмагы” конкурслары узачагы турында әйтте. Иң актив катнашучылар Татарстанның Экология министрлыгыннан кыйммәтле призлар алырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International