“Чыннан да Сез мине, башкалада яшәүчене, башкаланың экологиясе начарлануга китерә торган карарлар кабул итәр дип уйлыйсызмы. Бөтенләй абсурд. Без үзебезнең яхшы мохиттә яшәвебез яклы. Бүгенге көндә алып барыла торган эш, шул исәптән табигать саклау хезмәтләренең гаять зур эше, яшәү мохитен безнең республика дәрәҗәсендә, Татарстан дәрәҗәсендә булырга тиешле яшәү сыйфатына тәңгәл китерүгә юнәлтелгән”, - дип аңлатама бирде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада чүп яндыру заводы төзү карары турында. Аның әйтүенчә, бу Татарстан территориясен тәртипкә китерү өчен уникаль мөмкинлек. “Бернинди сораулар булырга тиеш түгел”, - дип йомгаклады Президент.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте