Бүген Татарстанда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коллегиясе утырышы була. анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашачак. Ростабигать күзтчелегенең 2016 елдагы эше һәм бу елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров сөйләячәк. Мероприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты вәкилләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, хокук саклау органнары, Россия Табигать министрлыгы, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, Ростабигать күзәтчелегенең территориаль органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни берләшмә вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаша. Утырыш кысаларында “Экология елы. Россиядә табигать саклау эшчәнлеген мәгълүматлаштыру” дигән күргәзмә эшләячәк.
Бүген Александр Хлопонин программасында шулай ук калдыклар күчешен мониторинглау системасы презентациясе белән танышу һәм Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары белән очрашу.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте