Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Бөтен Россия экологлары волейбол ярышында көч сынашты.

2017 елның 7 апреле, җомга

Татарстанда Казанның “Санкт-Петербург” Волейбол үзәгендә Россиядәге Экология елына багышланган волейбол турниры узды. Анда бөтен Россиядән табигать саклау ведомстволары вәкилләре катнашты. Уенга Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командасы да куәт бирде. Ростабигать күзәтчелегенең Үзәк аппараты командасында – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстанның Экология министрлыгы уенчылары арасында – министр Фәрит Габделганиев.

1 урынны турнирда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы алды.

2 урын - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы

3 урын - Ростабигать күзәтчелегенең Үзәк аппараты командасы

Тамашачылар симпатиясе призын Ростабигать күзәтчелегенең Идел буе Федераль округы командасына, җиңүгә омтылыш өчен призны Себер Федераль округы буенча Ростабигать күзәтчелеге командасына бирделәр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International