#ЭКОяз2017 Казанның Киров һәм Мәскәү районнары урамнарында “Чиста ишегалды” акциясе белән башланып китте. Дистәләгән йортларның яшәүчеләре янәшә территорияләрдә чисталык урнаштырды. Җыештыру күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Эш кораллары белән җирле администрациядә тәэмин иттеләр. Активистларга Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та кушылды. Уртак көч белән территорияне чүптән чистарттылар, җирне чәчәкләр һәм агачлар утырту өчен әзерләделәр. Яшь ЭКОактивистлар өчен сыерчык оялары ясау буенча мастер класс үткәрделәр. Акция йомгаклары буенча бүләкләүләр булды – диплом һәм бүләкләрне өмәнең иң яшь катнашучылары, иң тәҗрибәле һәм иң активлары алды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте