Бүген Татарстанда бөтен Россиядән табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре җыелды. Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коллегиясенең “Ростабигать күзәтчелегенең 2016 елдагы эше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” киңәйтелгән утырышы узды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты вәкилләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, хокук саклау органнары, Россия Табигать министрлыгы, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары вәкилләре, Ростабигать күзәтчелегенең территориаль органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни бергәлекләр вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Коллегия башланганчы, кунаклар “Экология елы. Россиядә табигать саклау эшчәнлеген мәгълүматлаштыру” күргәзмәсе белән таныштылар, анда Татарстанның “Татарстан Республикасының экологик картасы”, “Иҗтимагый инспектор”, “Халык инспекторы”, “Халык контроле”, “Мәктәп экопатруле” кебек проектлары тәкъдим ителде. Александр Хлопонинның игътибарын мәктәп укучылары өчен махсус эшләнгән мобиль кушымта җәлеп итте. Аның сүзләренчә Татарстан тәҗрибәсе башка регионнар өчен дә файдалы була алыр иде.
Ростабигать күзәтчелегенең 2016 елдагы эше турында һәм 2017 елга – Россиядә Экология елына эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында Табигать саклау өлкәсендә федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров доклад ясады. Аерым алганда, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында. Ул Россия Федерациясе Дәүләт Советының узган елның декабре ахырында булган утырышы йомгаклары буенча бирелгән йөкләмәләр арасында калдыклар ташый торган барлык транспорт чараларын контроль системалары белән 100% җиһазландыру зарурлыгы булуын билгеләп үтте. “Хәзер төрле вариантлар өйрәнелә, Казанда инде эшли торган система пилот рәвешендә карала”, - дип хәбәр итте Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе. Калдыкларны күчереп йөртүне мониторинглау системасына Александр Хлопонин югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, бу санкциясез чүплекләр санын шактый киметү мөмкинлеге барәчәк. Ул Татарстан Республикасын табигать саклау өлкәсендә яңалыклар кертү буенча пилот регион буларак билгеләп үтте. Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм яңарту буенча тулы бер программа барлыгы турында хәбәр итте. ““Су” программасы бар. Һәм иң мөһиме – җәмәгать урыннары программасы. Бу парклар, скверлар, бу су саклау зоналары - экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән проектлар”.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте