20нче январьда Мәскәүдә Үзәк рәссамнар йортында “Баштагы Россия” (“Первозданная Россия”) IV Гомумроссия фестивале узачак. Программада – тере табигать фотосурәтләре күргәзмәсе, танылган фотограф-натуралистларның мастер-класслары, кинолар күрсәтү, маҗаралар картасында күрсәтелгән маршрут буенча квест. 2017 елда фестивальнең төп темалары - Россиядә тыюлыклар системасына нигез салуның 100-еллыгы һәм Экология елы үткәрү.
Экология һәм җәмәгать урыннары елында Татарстанда республика районнарында җәмәгать урыннарын үстерүнең яңа программасы гамәлгә ашырылачак, ул “Парклар һәм скверлар” һәм “Су саклау зоналарын төзекләндерү” программаларын берләштерүне күздә тота. Бүген бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарста
Экология елы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында “Русьтән Россиягәчә: мәдәният константалары” («От Руси до России: константы культуры») циклыннан “Табигать илһам бүләк итә” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә рус пейзаж сәнгатенә багышланган һәм
Россиядә Экология елында биш яңа аеруча саклана торган табигый территория ачарга планлаштыралар. Бу турыда “Тыюлыклар эше. Йөзьеллык йомгаклары” Халыкара конференциясе кысаларында Россия Табигать министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Всеволод Степаницкий хәбәр итте: “Экология һәм
Экология елы мероприятиеләрен һәм вакыйгаларын яктырту өчен, РФ Табигать министрлыгы Экология елының рәсми сайтын эшләде - http://ecoyear.ru. Яңа ресурс халыкның игътибарын табигатьне саклауга һәм Россиянең аеруча саклана торган территорияләренә җәлеп итәргә тиеш.
Россиядә Аеруча саклана торган табигый территорияләр елында “Бөтенроссия тыюлык дәресе” дигән уникаль акция старт алды. Проект “Тыюлыклар” Экологик-мәгърифәт үзәге тарафыннан Тыюлык утраулары дуслары хәрәкәте Программасы кысаларында Мәскәү шәһәре Иҗтимагый элемтәләр комитеты, «Мосприрода» дәүләт табигать саклау бюджет учреждениесе, “Синең табигать” коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән, шулай ук Россия Табигать министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының мәгълүмати ярдәме белән эшләнгән.
20-21 мартта Мәскәүдә «Рэдиссон Ройал, Москва» отеленең конгресс-парк мәйданчыгында сигезенче тапкыр масштаблы “Экология” Халыкара форумы узачак. Форум “Бердәм Россия” партиясенең “Санкт-Петербург – Россиянең диңгез башкаласы” проекты кысаларында үткәрелә. Мероприятиенең эшлекле программасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, су-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү, мөмкин булган иң яхшы технологияләрне кертү, калдыклар
2017 елның 1нче мартына кадәр кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарасызлау һәм урнаштыру турында хисап тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре 2017 елның 1нче мартына кадәр калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарасызлау һәм урнаштыру турында хисап тапшырырга тиешле кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә 2017 елның 9нчы январеннан консультация ярдәме күрсәтергә әзер.
Экология һәм биология белән кызыксынучы 5-10 сыйныф укучылары җәйге каникулда (29 май – 9 июнь) бу юнәлештә үзләрннең белемнәрен тирәнәйтә алачак. ЭКО-дәресләр Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәгендә “Яшь эколог мәктәбе” шәһәр практикумы кысаларында үтәчәк.
“Яшь эколог мәктәбе” программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: ботаника, зоология, гомуми экология, проект эшчәнлеге һәм ике блоктан тора: