Җирдә тере организмнарның үзара бәйләнеше, табигый ресурсларны рациональ файдалану, әйләнә-тирә мохитне яхшырту ысуллары. Экологиянең бу һәм башка мәсьәләләре Түбән Мактаманың 2нче мәктәбе укучылары тарафыннан Әлмәттә “Җир - безнең уртак йортыбыз” дискуссиясендә күтәрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре мероприятиедә экспертлар булды. Алар балаларга табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте һәм планетада һәр тере әйберне сакларга омтылыш турында сөйләделәр. Укучылар #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында ирешкән уңышлары белән уртаклашты. Апрельдә укучылар бистә территориясендә өмәләр үткәргән, сыерчык оялары ясаган, агач утырту һәм макулатура җыю оештырган. Бу әле исемлекнең бер өлеше генә. Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елында бистәне төзекләндерү буенча мероприятиеләр дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте