Икенчел чималдан костюмнар: матурлык, экологиклык, файда. Әлмәт балалар бакчасында ЭКОмода күрсәтү булды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Әлмәтнең 4нче балалар бакчасында экологик мода күрсәтү булды. Яшь модельләр Звездочет, принцесса-Бака, Мальвина, ковбой һәм башка әкият геройлары костюмнарын күрсәтте. Оригиналь костюмнар өчен материал булып кул астындагы чаралар: чүп капчыклары, полиэтилен пакетлар, газеталар, каплар хезмәт иткән. Ташланасы материалдан киемнәр әзерләү белән балалар үзләре шөгыльләнгән, тәрбиячеләре һәм ата-аналары аларга актив ярдәм һәм булышлык күрсәткән. ЭКОкостюмнар күрсәтү мероприятиесендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре булды. Алар костюмнарны әзерләү процессының балаларны бик кызыксындыруын билгеләде. Һәр катнашучы үзе әзерләгән киемне кабатланмас, матур һәм шул ук вакытта экологик итәргә омтылган. Яраткан персонажларының костюмнарын әзерләү өчен балалар бернинди акча да тотмаган.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International