Казансу елгасы буйлап масштаблы экойөзеш рекордлы санда катнашучыларны җыйды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Бу ялларда Казансу елгасы буйлап массакүләм экойөзеш узды. Акция 54 волонтерны җыйды, бу соңгы дүрт елда мондый форматтагы иң зур вакыйга булды. Экологик йөзештә Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

Активистлар көймәләрдә һәм байдаркаларда Урманче бистәсеннән Бәллүр шарлавыгына кадәр 27 чакрым озынлыктагы матур маршрут буенча йөзеп бардылар. Маршрут Зәңгәр күлләр комплексы буйлап узды. Сәяхәт вакытында катнашучылар чүп-чар җыйдылар, яр буйларын, елга юлын чистарттылар һәм су саклау зонасының потенциаль куркыныч участокларын ачыкладылар.

Экойөзеш нәтиҗәләре буенча 36 капчык чүп-чар җыелды.

Чара су объектларын саклау һәм татарстанлыларны экологик агарту программасының мөһим өлешенә әверелде, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, оештыручылар булып Казансуны үстерү стратегиясе, Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләр буенча дирекциясе, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстанның Рус география җәмгыяте, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ, Биектау районы администрациясе һәм «Корвет» компаниясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International