ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Велосипедлар һәм турист палаткалары татарстанлыларны көтә. Призларны Казанда, Өмәнең Үзәк мәйданчыгында уйнатачаклар. #ЭКОяз2017 табигать саклау акцияләрендә катнашучының махсус флаерына ия булган һәркем катнаша ала. Флаерны генераль җыештыру үткәрүдә үзенең шәһәренә, районына булышкан кешеләр ала ала.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары рейд үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны урнаштыруның 6 санкциясез урынын ачыкладылар.

Лениногорск районының Тимәш мәктәбе укучылары экологик олимпиадада катнашты. Мәктәп укучылары өчен бу чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Табигатьне иң яхшы белүчеләр исемен алу өчен көрәшергә өч команда теләк белдерде: “Экологлар”, “Планета хуҗалары” һәм “Су патруле”.

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик дәрестә катнашты. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Экология департаментының Әлмәт районы буенча вәкилләре белән бергә үткәрделәр.

Арча урамнарында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды вәкилләре табигать саклау акциясе оештырдылар. Авто ияләренә алар табигатьтә үзеңне дөрес тоту турында белешмәлекләр өләштеләр, үтеп йөрүчеләрне әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә һәм чисталыкка өндәделәр. 


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бөгелмә, Чайковский урамы, 20. Көнкүреш калдыклары чүплеге 20 кв. метрга җәелгән. Чүп өемен иҗтимагый инспектор таба. Акт төзеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларына тапшыра. Административ тикшерү барышында территорияне көнкүреш чүп-чары белән пычратуга җирле идарәче компания юл куйган. 

“Кара казучылар”га карата РФ ҖКның 246 маддәсе буенча (“Эшләр башкарганда, әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше кузгатылды. Казанның Идел Буе районы территориясендә – Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында Дубки-2 тирәсендә файдалы казылма чыгару җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез алып барыла. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комлексының аерымлык билгеләре белән бүләкләделәр. «ГТО»ның алтын билгесе иясе – министр Фәрит Габделганиев.

Шулай ук алтын билгеләр белән бүләкләнделәр:

- Инсаф Галиуллин, инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча министр урынбасары;

- Айваз Закуанов, министр ярдәмчесе;

- Альберт Шубин, әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы;

- Шамил Сәлимгәрәев, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы;

- Татьяна Ахманова, углеводород чималы геологиясе башлыгы;

 

Бу көннәрдә Түбән Камада “яшел трамвай” акциясе узды. Анда Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Мероприятие республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы уздыруга багышланган. Акциядә катнашучылар биюле флэшмоблар үткәрде һәм халыкны өйләре янәшәсендәге территорияләрне санитар чистартуга пропагандалады.

“Калдыкларны табышка”. Түбән Камада икенчел чимал җыю буенча акция үткәрелде. 4 сәгать эчендә шәһәр кешеләре 3 тонна макулатура, 20 килограммнан артык пластик һәм калай банка җыйды. Җыелган барлык продукция Чаллыга пресслау һәм икенчел эшкәртү өчен җибәреләчәк. Акциянең максаты – кәгазь, пластик калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәм кыйммәтле табигый ресурсларны экономияләү генә түгел, ә халыкның игътибарын икенчел чималны эшкәртү проблемасына җәлеп итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International