20 февральдән башлап 12 мартка кадәр ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итә, әлеге конкурс ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99 номерлы карарына ярашлы рәвештә уздырыла.
Мавыктыргыч китаплар белән таныштылар һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнделәр. Болгарның 2 нче урта мәктәбендә укучылар Спас районы Балалар китапханәсендә булып узган экология дәресендә катнашты. Флора һәм фаунадагы сирәк төрләрне өйрәнүгә багылшанган мавыктыргыч чара
1 март көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә (Әминов урамы, 9а) гражданнар кабул ителәчәк. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәләдә агынты су агызучы трубаларны ачыклады. Җирлек рельефына ташлана торган агынтылар туфракны пычратып, елгага эләгә торган булган.
Чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү, Иделгә диффуз агынтылары эләгүен чикләү, ярларны урман белән каплау. Илнең баш елгасын савыктыру максатында бу һәм башка проектлар якын киләчәктә тормышка ашырылачак. Бүген Казанда Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр.
Журналист ЭКО-тикшеренүе, шәһәрне белү турында блиц-сораштыру һәм кызыклы-экологик викторина. Яр Чаллы шәһәренең Балаларның 4 нче экологик-биологик үзәгендә "Яшел эстафета" шәһәр экологик-төбәк уен программасының икенче этабы булып узды. Мәктәп укучыларын экологик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара шәһәрдәге 24 белем бирү учреждениесендә белем алучы 5 сыйныф укучыларын берләштерде.
Тупланган зыянны юк итү буенча федераль бюджеттан 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Илнең 12 субъектында 26 проект тормышка ашырылачак. Алар арасында – Мәскәү, Нижегородск, Волгоград өлкәләре, Чуашия Республикасы, Карачай-Черкеск, Удмуртия һ.б. Тулы исемлек Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Төбәктә атмосфера һавасының торышы ничек тикшерелә? "Татарстан Республикасы Экология картасы"нда нинди белешмәләр чагылдырылган? Мәктәп укучылары санкцияләнмәгән чүплекләрне ни рәвешле ачыклый ала? Табигатьне саклау буенча шушы һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин ис. 1 нче татар гимназиясенең 10 сыйныфында укучылар экологлар белән очрашу барышында җавап тапты.
Бетон койманы сүтү юлы белән гражданнарның Дала Зәе елгасына каршылыксыз үтеп керүен тәэмин итәргә. Лениногорск шәһәре суды Писмән авыл җирлеге хакимиятенә карата шундый карар чыгарды. Су объектын саклау кагыйдәләре бозылу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары теркәде.
Әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кино ясаучылар "Өмет меридианы" 8 нче россиякүләм экология фестиваленә чакырыла. Эшләр сыйфатында соңгы өч елда төшерелгән һәм экология темаларын яктыртучы фильмнар кабул ителә. Тапшырылган эшләрнең озынлыгы 60 минуттан артып китмәскә тиеш.