Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәләдә агынты су агызучы трубаларны ачыклады. Җирлек рельефына ташлана торган агынтылар туфракны пычратып, елгага эләгә торган булган. Судан алынган пробаларда экологлар аммоний ионы буенча күрсәткечләрнең 12,2 мәртәбәгә, нитрат-ионы буенча – 1,5 мәртәбәгә, БПК5 буенча – 2 мәртәбәгә, фенол буенча 4,8 мәртәбәгә күбрәк булуын ачыклады. Туфрак пробаларында нефть продуктларының һәм сульфат ионнарының артык булуы билгеләнде. Оешманың вазыйфаи затларына карата инспекторлар РФ КоАП 8.14 ст. 1 өлеше, 8.6 ст. 2 өлеше буенча, юридик затка карата – 8.14 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзеде. Административ хокук бозуга этәрә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында йогынты акты бирелде.
Административ эшнең барлык материаллары да Минзәлә шәһәре судына тапшырылды. Суд карары нигезендә предприятиегә 80 мең сум күләмендә штраф салынды. Хәзерге вакытта пычрак матдә ташлау чыганагы сүтелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте