"Яшел эстафета". Автокала укучылары өчен экологик уен узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Журналист ЭКО-тикшеренүе, шәһәрне белү турында блиц-сораштыру һәм кызыклы-экологик викторина. Яр Чаллы шәһәренең Балаларның 4 нче экологик-биологик үзәгендә "Яшел эстафета" шәһәр экологик-төбәк уен программасының икенче этабы булып узды. Мәктәп укучыларын экологик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара шәһәрдәге 24 белем бирү учреждениесендә белем алучы 5 сыйныф укучыларын берләштерде. Катнашучыларны "Яшь чаллылы" кодексын һәм "Түбән Кама" милли паркын белүен тикшерделәр, шулай ук шәһәрдәге экологик вәзгыятьне мөстәкыйль тикшерү мөмкинлеген бирделәр. Плакатлар һәм стена газеталары форматында көнкүрештә һәм сәнәгатьтә табигатьтән файдалану мәсьәләләре ачылды, шәһәрдә табигатьне саклау акцияләрен һәм чараларын уздыру турында сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырдылар. "Командалар өй эшенә тулы җаваплылык белән караган. Белдерелгән темаларның катнашучылар тарафыннан эчтәлектә бирелеше һәм ачылышы экологик юнәлештәге мәсьәләләрне төгәл аңлаулары турында таныклый", – дип билгеләде Экология министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече, жюри әгъзасы Владимир Мозаффаров. Ул күрсәтелгән кызыксыну өчен конкурста катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм киләсе чараларның шундый ук актив дәрәҗәдә хуплану табачагына ышаныч белдерде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International