Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләре игътибарына! ТР Иҗтимагый палатасы 2018 елда СЮКОга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсында катнашуга заявкалар кабул итә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

20 февральдән башлап 12 мартка кадәр ТР Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга мөлкәти ярдәм алу хокукына конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итә, әлеге конкурс ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99 номерлы карарына ярашлы рәвештә уздырыла.

Конкурста, дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, гамәлгә кую документларына туры китереп, Конкурста катнашуга заявка тапшырылганчыга кадәр кимендә бер ел дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә "Коммерциясез оешмалар турында" 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы федераль законның 31.1 статьясының 1 һәм 2 пунктларында каралган бер яисә берничә төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру шарты белән, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар катанаша ала.

Конкурс йомгаклары буенча Казан ш., 8 март ур., 18 й. адресында урнашкан административ бинада мебель, компьютер һәм оештыру техникасы белән җиһазландырылган мәйданнар бүлеп биреләчәк.

Конкурста катнашуга заявка язмача рәвештә "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты" ДКУ адресына тапшырыла: Казан ш., Батурин ур., 7 й., 134 каб., почта адресы: Казан ш., Батурин ур., 7 й., электрон адрес op.rt@tatar.ru, элемтә телефоны: 8 (843) 567-80-99, 8 (843) 567-80-94.

Конкурста катнашучыларның заявкалары белән килгән конвертлар 2018 елның 14 мартында Казан ш., 8 март ур., 18 й. адресы буенча ачылачак.
 

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматлар белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була, түбәндәге сылтама буенча: http://oprt.tatar/1052-obschestvennaya-palata-respubliki-tatarstan-obyavlyaet-respublikanskiy-konkurs-na-okazanie-imuschestvennoy-podderzhki-socialno-orientirovannym-nekommercheskim-organizaciyam.html

ТР  ЭТРМ  матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International