"Чиста ил". Россиянең 12 субъектында тупланган зыянны юкка чыгару буенча 26 проект расланган

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Тупланган зыянны юк итү буенча федераль бюджеттан 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Илнең 12 субъектында 26 проект тормышка ашырылачак. Алар арасында  – Мәскәү, Нижегородск, Волгоград өлкәләре, Чуашия Республикасы, Карачай-Черкеск, Удмуртия һ.б. Тулы исемлек Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган. Чара "Чиста ил" программасы кысаларында тормышка ашырыла, ул каты көнкүреш калдыкларын күмүгә бәйле экологик зыянны киметүгә, экологик куркынычларны азайтуга, шулай ук гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан килгән хәбәрләр нигезендә санкцияләнмәгән чүплек урыннарын ачыклауны һәм юк итүне тәэмин итәчәк интерактив мәгълүмат системасы булдыруга максат тота. Җитештерү һәм куллану калдыкларын зарарсызландыру – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы. "Югары куркынычлы калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә махсус игътибар юнәлтү – мөһим бурыч", – дип саный ул.

Татарстанда, "Чиста ил" программасы кысаларында, Буа шәһәрендә Гагарин, Казан тракты, Совет ур. буенча нефть катнашындагы пычраклар белән тупланган экологик зыян объектларын рекультивацияләү (экологик тернәкләндерү) эше гамәлгә ашырылды. Торак йортлар янәшәсендә битум калдыклары белән тулы чокырлар бар иде. Әлеге җирләр узган гасырның 80 нче елларында пычранган.  Елның җәйге чорында йорт терлеге һәм автотранспорт чарасы битумга баткан, бала зыян күргән – термик пешү алган. 

Эшләрне башкару кысаларында 1,032 гектарда җир кишәрлекләре чистартылды, 45 669 тонна нефть калдыклары утильләштерелде, Буада яшәүче 90 меңнән артык кеше пычракның тискәре тәэсиреннән яклану тапты.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International