Әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кино ясаучылар "Өмет меридианы" 8 нче россиякүләм экология фестиваленә чакырыла. Эшләр сыйфатында соңгы өч елда төшерелгән һәм экология темаларын яктыртучы фильмнар кабул ителә. Тапшырылган эшләрнең озынлыгы 60 минуттан артып китмәскә тиеш.
Конкурста дәүләт һәм хосусый студияләр дә, телекомпанияләр, бәйсез продюсерлар, иҗат төркемнәре, шулай ук балаларның иҗат коллективлары һәм балалар өчен фильмнарның бәйсез авторлары катнаша ала. 2018 елның 9 апреленнән 14енә кадәр конкурс эшләре Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең берничә мәйданчыгында күрсәтеләчәк. Шулай ук мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, экологик һәм арт-акцияләр уздыру да планлаштырыла.
"Өмет меридианы" җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итүгә, яңа экологик карашлы гражданлык җәмгыятен тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Фестиваль Санкт-Петербургтагы Кино төшерүчеләр берлеге һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан гамәлгә куелган.
Конкурста катнашу өчен заявкалар 2018 елның 25 мартына кадәр кабул ителә. Конкурсны уздыру кагыйдәләре турында өстәмә мәгълүматлар белән сайтта танышырга мөмкин: meridian-hope.ru.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте