Мавыктыргыч китаплар белән таныштылар һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнделәр. Болгарның 2 нче урта мәктәбендә укучылар Спас районы Балалар китапханәсендә булып узган экология дәресендә катнашты. Флора һәм фаунадагы сирәк төрләрне өйрәнүгә багылшанган мавыктыргыч чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан уздырылды. Белгечләр укучыларны республикадагы махсус сакланучы территорияләр һәм анда тереклек итүче җан ияләре белән таныштырды, "Кызыл китап сәхифәләре буйлап" уенын уздырды. Спас заказнигындагы табигать үзенчәлекләренә кагылышлы белешмәләр мәктәп укучылары өчен аеруча кызыклы тоелды. Экологлар сөйләгәнчә, әлеге урын Куйбышев сусаклагычының сул як ярында урнашкан, 64 утраудан торучы системаны һәм сулыкның сай сулы урыннарын үз эченә ала. Алынган белемнәрне ныгыту максатында, җәйге каникул көннәрендә Спас тыюлыгына сәфәр кылу планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте