1 мартта Әлмәттә экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

1 март көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә (Әминов урамы, 9а) гражданнар кабул ителәчәк. Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров экология һәм табигатьне саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча халыкны консультацияләячәк. Күзәтчелек органнары җитәкчеләренә түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: 8(8553) 33-03-26.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International