Александр Шадриков: "Татарстан Иделне савыктыру проектын тормышка ашырырга әзер. Бездә уңай эш тәҗрибәсе бар"

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Чистарту корылмалары төзү һәм модернизацияләү, Иделгә диффуз агынтылары эләгүен чикләү, ярларны урман белән каплау. Илнең баш елгасын савыктыру максатында бу һәм башка проектлар якын киләчәктә тормышка ашырылачак. Бүген Казанда Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетының күчмә утырышы кысаларында "түгәрәк өстәл" узды. 

 "Татарстанда экология, әйләнә-тирәлекне яклау һәм саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин. – Соңгы 5 ел эчендә, шул исәптән Идел елгасына булган антропоген басымны киметү буенча да, бик зур эш башкарылды, бу исә татарстанлыларның яшәеш сыйфатын арттырырга һәм уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде." 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату" өстенлекле проект паспорты расланды. Татарстан Республикасы төбәкнең өстенлекле проектын формалаштыру һәм тормышка ашыру буенча пилот төбәкләрнең берсе буларак сайлап алынды. Проектта катнашучы 17 төбәкнең барысы өчен дә әлеге бурычны хәл итүнең мөһим булуын һәм Идел елгасын савыктыру мәсьәләсендә закон инициативаларын кабул итү зарурлыгын исәпкә алып, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары да, Татарстан Республикасының закон чыгару органнары депутатлары да җәлеп ителде. "Сүз дә юк, бүгенге чара илкүләм файдаланудагы проблемаларны хәл итү мәсьәләсендә хезмәттәшлекне ныгытырга, сулыкларга булган тискәре йогынтыны туктатырга, төбәктәге биологик ресурсларны саклауга булышыр, шулай ук безнең уртак байлыгыбыз – Идел елгасын киләчәк буыннар өчен сакларга ярдәм итәр", – дип ышаныч белдерде Песошин.

"Без бу юлның башында торабыз", – дип билгеләде Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов. "Без Идел елгасының пычрануын туктату өчен чистарту корылмаларын төзү буенча Татарстанда башкарылган эшләр белән таныштык, ярларны урман белән каплауда җитди куәтләре булган селекция үзәге белән таныштык", – дип хәбәр итте Бурматов. Аның сүзләренә караганда, илдәге пычрак агынтыларның өчтән бер өлешеннән артыгы нәкъ менә Иделгә агызыла. Тупланган экологик зыян объектлары елганың торышына шактый йогынты ясый һәм бу әле проблемаларның тулы исемлеге түгел.

Идел елгасын савыктыру проектын тормышка ашыруга Татарстан әзер, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.  Тормышка ашыру өчен барлыгы 19,8 млрд сумлык 46 чара тәкъдим ителә, әлеге сумманың 10,7 млрд сумы – федераль бюджеттан, 7,8 млрд сумы – республикадан. Татарстанда уңай эш тәҗрибәләре бар инде, дип ассызыклады Александр Шадриков: "Иделгә булган антропоген басымны киметү буенча шактый эш эшләнде, сәнәгать предприятиеләреннән агынты чыгару урыннары инвентарьлаштырылды, һәм бүген һәр агынты трубасы безнең контрольдә тора. Шуның аркасында вак кына җитешсезлекләргә дә шунда ук тәэсир итү мөмкинлегебез бар". Шулай ук Экология министрлыгы башлыгы билгеләп узганча, Татарстан Республикасы торак пунктларында су чыгару системаларын модернизацияләү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында соңгы 4 елда Газлаштыру фонды тарафыннан 1,3 млрд артык суммага 32 биологик чистарту корылмасына капиталь ремонт ясалган. Шадриков Азнакай районындагы БЧК үзгәртеп коруны мисал итеп китерде, бу хәл чистарту нәтиҗәлелеген 99%ка кадәр арттыру мөмкинлеген биргән. "2018 елда Татарстан Республикасының 18 муниципаль районында эшләр планлаштырыла, алар 13 биологик чистарту корылмасын һәм канализация челтәрләре белән 12 КНС капиталь ремонтлау, модернизацияләү һәм төзү эшләрен үз эченә ала", – дип хәбәр итте ул. "Аммоний" ААҖ һәм "Татспиртпром" ААҖ чистарту корылмаларын модернизацияләргә туры киләчәк.

2025 елга кадәр пычрак агынты суларны ташлау күләме кимендә 63,7%ка кимергә тиеш дип көтелә. Күлләрнең һәм сусаклагычларның гомуми мәйданы буенча Татарстан Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында беренче урынны алып тора. Республикада 36 000 артык су объекты бар, барча территориянең 6,4%ы су белән капланган. Икътисадның барча тармаклары эшчәнлекләрен тәэмин итүдә су ресурслары әһәмиятле роль уйный, һәм, динамикалы рәвештә үсеш алучы төбәк буларак, республика өчен бу аеруча мөһим, – дип ассызыклады Татарстанның экология министры Александр Шадриков.

 

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International