Бүген Казан Башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны уздыруга әзерлек буенча зона киңәшмәсе булды. Чараны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров уздырды.
ЭКОмәгърифәт буенча татарстанлылар белән эш ничек алып барыла? Республиканың Экологик картасы нәрсә ул? Атмосфера һавасының һәм су объектларының торышын тикшерү ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны Германия студентлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре белән очрашу барышында белде.
Мәктәп укучыларының игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү һәм аларны тикшерү эшчәнлегенә җәлеп итү. Арчада шушы максат белән "Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы" темасына фәнни-гамәли конференция узды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашты. Очрашу барышында авыл җирлекләренең су алу скважиналарын лицензияләү, гомумтаралган файдалы казылмаларны файдалану, кыргый карьерларны рекультивацияләү мәсьәләләре хакында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый яшьләр советы утырышы булды. Чарада министр Александр Шадриков рәислегендә Татарстанның Яшьләр хакимияте вәкилләре, республикадагы иҗтимагый яшьләр оешмаларыннан активистлар һәм югары белем бирү йортларында укучы студентлар катнашты.
Бүген Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсе белән алга таба үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Экологик күзәтчелек буенча хезмәттәшләр белән очрашуны министр Александр Шадриков уздырды. Киңәшмә барышында, шул исәптән 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 33 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар ел дәвамында 5 капчык батарейка җыйган. Табигать саклау акциясендә актив катнашканнары өчен мәктәп укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Икенче ел рәттән Татарстан Республикасы командасы ECO Solution Cup Экологик кейслар кубогы хуҗасына әверелде. Традицион интеллектуаль чара Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында узды. Безнең республиканың "Эко Топ" командасы өлкән сыйныфлардан укучылардан торучы бердәнбер команда иде.
Күзәтчелек чараларын көчәйтү һәм халык белән эшләүне активлаштыру. Бүген Әлмәттә һәм Азнакайда республикада санитар-экологик икеайлыкны уздыру бурычлары турында сөйләштеләр. Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе муниципаль районнарында табигать саклау чараларына әзерлекне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тикшерде.
Бүген Россия башкаласында Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты коллегиясенең "2017 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм 2018 елга бурычлар хакында" мәсьәләсе буенча утырышы булды.