Казан укучыларының актив экологик позициясе Экология министрлыгы рәхмәте белән билгеләнде

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 33 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар ел дәвамында 5 капчык батарейка җыйган. Табигать саклау акциясендә актив катнашканнары өчен мәктәп укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

"Сез – яшь буын вәкилләренең әйләнә-тирә мохитне кайгыртуыгыз, экологик акцияләрне уздыруда актив катнашуыгыз безнең өчен бик мөһим, – дип мөрәҗәгать итте министр Александр Шадриков укучыларга, – сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә иң күләмле табигать саклау инициативаларын тормышка ашыру мөмкин була бара".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International