Мәктәп укучыларының игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү һәм аларны тикшерү эшчәнлегенә җәлеп итү. Арчада шушы максат белән "Җир Хартиясе ракурсында заманча социаль-икътисадый системаларның экологик куркынычсызлыгы" темасына фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 50 мәктәп укучысы катнашты. Конференция кысаларында укучылар экология белән башка мәктәп предметларының үзара багланыш мәсьәләләре буенча үзләренең тикшеренүләренә йомгак ясады.
Әлеге чарада мәктәп укучыларының катнашуын Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. Алар билгеләп узганча, табигатькә карата мәхәббәтне барлык мәктәп предметлары аша сеңдерергә кирәк. "Әйләнә-тирә мохит турында китап укудан башлап һәм табигатьтәге химик процессларны өйрәнү белән тәмамлап, балалар үзләренең экологик белемнәрен тирәнәйтә. Ә бу, үз чиратында, аларның экологик культура дәрәҗәсен арттырырга булышачак, анысы табигать ресурсларын саклау мәсьәләләрендә әһәмиятле роль уйный", – дип ассызыклады Төньяк идарәсе экологлары.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте