Икенче ел рәттән Татарстан Республикасы командасы ECO Solution Cup Экологик кейслар кубогы хуҗасына әверелде. Традицион интеллектуаль чара Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында узды. Безнең республиканың "Эко Топ" командасы өлкән сыйныфлардан укучылардан торучы бердәнбер команда иде. Аны Казаннан 4 мәктәп укучысын танытты: Дарья Котенкова һәм Әдилә Вафина – 121 лицей укучылары, Ратмир Зарипов – 125 гимназия укучысы, Рөстәм Сафин – К(Иб)ФУның "Н.И.Лобачевский исемендәге лицей"да тәрбияләнүче. Башка шәһәрләрдән һәм дөньяның башка илләреннән килгән катнашучылар белән берлектә татарстанлылар халыкара һәм региональ экологик проблемалар һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә бурычларны хәл итү буенча яңа идеяләрне җиткерде. Нәтиҗәдә "Эко Топ" "Халыкара экология проблемалары" кейсында җиңүче булып таныла.
ECO Solution Cup Экологик кейслар кубогы – интерактив мәйданчык, анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән командалар бизнес, урбанистика һәм халыкара багланышлар өлкәсендәге әйдәп баручы оешмалар тарафыннан җиткерелгән тотрыклы үсешнең актуаль проблемаларының чишелеш юлларын тәкъдим итү мөмкинлеген ала. 2018 елда ул бишенче мәртәбә узды. Татарстан командасы әлеге чарада икенче ел катнаша һәм һәр очракта да җиңүче булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте