Республиканың Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе төбәкләрендә санитар-экологик икеайлыкка әзерлек тикшерелде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Күзәтчелек чараларын көчәйтү һәм халык белән эшләүне активлаштыру. Бүген Әлмәттә һәм Азнакайда республикада санитар-экологик икеайлыкны уздыру бурычлары турында сөйләштеләр. Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе муниципаль районнарында табигать саклау чараларына әзерлекне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тикшерде. "Киләсе ике ай эчендә безне зур күләмле эш көтә, ул республиканың санитар-экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Даими мониторинг һәм калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыннарын юкка чыгару буенча тулы комплекслы чаралар күрү файдалы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирәчәк", – дип ассызыклады Фаяз Шакиров.

Икеайлык уздыру буенча зональ киңәшмәләрдә республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән, Азнакай, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнары вәкилләре катнашты. 1 апрельдән башлап профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, республиканың муниципаль берәмлекләрендәге башкарма комитетлар табигать саклау чараларын тормышка ашыра башлаячак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International