"Уртак эш республикабыздагы табигать ресурсларын саклау мәсьәләләрен оператив хәл итәргә булышачак". Ике күзәтчелек ведомствосы алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсе белән алга таба үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Экологик күзәтчелек буенча хезмәттәшләр белән очрашуны министр Александр Шадриков уздырды. Киңәшмә барышында, шул исәптән 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Чара нәтиҗәләре буенча табигать саклау законнары бозылу очракларын ачыклау өлешендә эшне көчәйтү буенча уртак гамәлләр кылу турында карарлар кабул ителде. "Бу хәл республикабызның табигать ресурсларын саклаудагы күпчелек мәсьәләләрне оператив хәл итәргә булышачак", – дип ассызыклады Татарстанның экология министры.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International