Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты коллегиясе утырышында катнашты

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Россия башкаласында Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты коллегиясенең "2017 елда Мәскәү шәһәрендә әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм 2018 елга бурычлар хакында" мәсьәләсе буенча утырышы булды. Чарада Россия Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов, Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов, Россия Иҗтимагый палатасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комиссиясе рәисе Альбина Дударева, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Россия Табигать министрлыгы, Мәскәү шәһәренең районара табигать саклау прокуратурасы, профильле башка ведомстволар вәкилләре, субъектлардагы башкарма хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый экологик оешмаларның әгъзалары, предприятиеләрнең белгечләре, галимнәр катнашты. Александр Шадриков үзенең чыгышында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә дәүләти җайга салуны үстерү һәм камилләштерү буенча уртак эштә уңай эш тәҗрибәсе булуын билгеләп узды. "Моңа охшаш чаралар бердәм мәйдан кысаларында һәрвакытта да ведомствога буйсына торган территорияләрдә экологик куркынычсызлык тәэмин итү белән шөгыльләнүче коллегаларда зур кызыксыну уята һәм тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлекләр бирә", – дип ассызыклады Татарстанның экология министры.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International