Экспертлар белән тере диалог. Татарстан экологлары Германиядән килгән студентлар белән тәҗрибә уртаклашты

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

ЭКОмәгърифәт буенча татарстанлылар белән эш ничек алып барыла? Республиканың Экологик картасы нәрсә ул? Атмосфера һавасының һәм су объектларының торышын тикшерү ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны Германия студентлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре белән очрашу барышында белде. Экспертлар чит илдәге вәкилләргә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мониторинглауның ничек алып барылуы һәм ел дәвамында республикада нинди табигать саклау чаралары уздырылуы хакында аңлатты. Регенсбург студент-экологы Флоренс Кунат мәгърифәтләү юнәлешендә, ә атап әйткәндә күләмле экология акцияләрен уздыру буенча Татарстанның уңай эш тәҗрибәсен билгеләп узды. Ул сөйләгәнчә, сулыкларның яр буе полосаларын һәм иҗтимагый киңлекләрне чистарту буенча шундый өмәләр Германиядә дә шулай ук массакүләм рәвештә уздырыла икән.

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча алынган тәҗрибәләрне студентка үзенең Россия белән Германиянең табигать ресурсларын рациональ файдалану принципларына багышланган проектында кулланырга планлаштыра.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International