Бүген Экология министрлыгында республиканың муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлек итү турында сүз булды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашты. Очрашу барышында авыл җирлекләренең су алу скважиналарын лицензияләү, гомумтаралган файдалы казылмаларны файдалану, кыргый карьерларны рекультивацияләү мәсьәләләре хакында сүз барды. Министр билгеләп узганча, бу юнәлештәге эш конкрет муниципаль берәмлектә генә түгел, ә, тулаем алганда, төбәкнең үзендә дә экологик вәзгыять өчен уңай булачак. Ул шулай ук уртак программаларны тормышка ашыруны күздә тоткан комплекслы якын килү зарурлыгы турында да ассызыклады.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International