Татарстанның Экология министрлыгында Иҗтимагый яшьләр советы утырышы булды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый яшьләр советы утырышы булды. Чарада министр Александр Шадриков рәислегендә Татарстанның Яшьләр хакимияте вәкилләре, республикадагы иҗтимагый яшьләр оешмаларыннан активистлар һәм югары белем бирү йортларында укучы студентлар катнашты. Чарада катнашучылар экология өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу нигезендә иҗтимагый яшьләр берләшмәләренең үзара хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында сөйләште. Якын киләчәктә республикада нәкъ шушы максат белән яшьләрнең экология оешмаларының "Эковолна" форумы узачак.

Чараны йомгаклап, Александр Шадриков яшь актив белән моңа охшаш очрашуларны даими нигездә уздырып торырга кирәк, дип билгеләде.  "Сезнең кебек ЭКОактивистлар белән үзара багланышларда торганда без халыкның экограмоталылыгын арттыру өстенә агарту эшенә тагын да күбрәк татарстанлыларны җәлеп итә алачакбыз. Ә бу исә, үз чиратында, туган төбәкнең әйләнә-тирәлеген сакларга һәм аның пычрануын туктатырга ярдәм итәчәк", – дип ассызыклады Татарстанның экология министры.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International