"Заречье" балаларны савыктыру лагерында Эколог көне узды. "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре балаларга республиканың табигый объектлары, калдыкларны аралап җыю һәм экологик тирәлекне мониторинглау турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Сен-Гобен" компаниясе вәкилләре белән очрашу булды, аның барышында республикада җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү буенча проектларны кертү мәсьәләләре турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз рәвештә урнаштыру урыннарына тап булды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары "Автостоп" операциясен уздыра башлады. Әлеге чара су объектларының ярларында автомобиль куючыларны ачыклаудан гыйбарәт
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен гавами чара узды. Көн тәртибендә – табигатьтән файдаланучыларда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары. Чарада Казаннан һәм якын-тирә районнардан эшкуарлар катнашты, видеоконференцияэлемтә режимында фикер алышуларда шулай ук Татарстанның башка муниципаль районнарыннан да эшкуарлар катнашты.
Иртәгә 10.00 сәгатьтә Аксубай ш.т.п. хакимияте бинасында (Ленин ур., 8 й.) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
2018 ел башыннан бирле экологик кабул итү системасына гражданнардан 3650 мөрәҗәгать алынды
Экологлар "Бүлек" лагерында ял итүче балаларга Актаныш районы елгалары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре балалар белән эко-викторина уздырды
ИТ-паркта булып узган матбугат конференциясендә бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 экологик тәэмин итү турында сөйләштеләр Татарстан башкаласында эшләнгән эшләр турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. Ул билгеләп узганча, Чемпионатка әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында ведомство көчәйтелгән контроль режимында эшли
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.