Җәзага тарту түгел, ә кисәтү. Экология министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара узды

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен гавами чара узды. Көн тәртибендә – табигатьтән файдаланучыларда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары. Чарада Казаннан һәм якын-тирә районнардан эшкуарлар катнашты, видеоконференцияэлемтә режимында фикер алышуларда шулай ук Татарстанның башка муниципаль районнарыннан да эшкуарлар катнашты.

"Бүгенге чараның темасы сыйфатында билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итү бик актуаль һәм мөһим. Бүгенге көндә ачыкланган бозуларның 48%ын калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хокук бозулар тәшкил итә, ел саен 1500 артык законсыз чүплек урыны бетерелә. Министрлыкның бурычы хокук бозучыларның бөтенесен дә административ җаваплылыкка тарту түгел, ә бу хәлләрнең барлыкка килүен кисәтү", – дип ассызыклады Александр Шадриков. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТРда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белгечләре белән барган гавами чарада калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төп хокук бозулар ачыкланды, рөхсәт документациясен алу шартлары, лицензия таләпләрен тормышка ашыру һәм ККК белән эш итүнең яңа системасына күчү тәртибе аңлатылды. "Без фикер алышырга, диалогка, конструктивка әзер, – дип мөрәҗәгать итте министр чарада катнашучыларга. – Безнең уртак эшебез һәм бүген без җыелган очрашуның төп максаты үзебездә барлыкка килә торган мәсьәләләр хакында нәтиҗәле фикер алышу".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International