Су саклау зонасы машина кую урыны түгел. Экологлар "Автостоп" операциясен уздыра

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары "Автостоп" операциясен уздыра башлады. Әлеге чара су объектларының ярларында автомобиль куючыларны ачыклаудан гыйбарәт. "Төп хокук бозуларны физик затлар кыла. Барысы да сулыкка якын килергә, ял итәргә, балык тотарга, су коенырга тели, ләкин законнарда моңа чиләмәләр булуына игьтибар бирмиләр. Су саклау зоналары чикләрендә автотранспорт белән хәрәкәт итү һәм яр буена машина кую тыела", – дип хәбәр итте ТР Экоминистрлыгының ҮТИ башлыгы Петр Королев. Экологлар аңлатканча, су саклау зонасы – кечкенә елгадан башлап диңгезгә кадәр теләсә нинди су объектында бар. Күлләрнең, елгаларның һәм чишмәләрнең су саклау зонасы киңлеге 50 м башлап 200 м кадәр, ә диңгезнең су саклау зонасы яр буе линиясеннән 500 м тәшкил итә. Әлеге норма суны пычратудан, ләмләнүдән, саектырудан һәм чүпләүдән саклау, шулай ук су объектын үсемлекләрнең һәм хайваннарның тереклек итү тирәлеге буларак саклау өчен билгеләнгән. Операция башыннан бирле дәүләт инспекторлары тарафыннан Мишә, Идел һәм Чулман (Лаеш һәм Яшел Үзән районнары) елгаларының, шулай ук Югары һәм Урта Кабан, Чебакса һәм Зөбәрҗәт күлләренең яр буе территорияләрендә су саклау зонасы режимы бозылуның 150 артык очрагы ачыкланды. РФ КоАП 8.42 ст. буенча яр буе полосасындагы махсус режимны бозган өчен физик затларга 3 мең сумнан 4,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 8 мең сумнан 12 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Хокук бозуларны чикләү һәм халыкка мәгълүмат җиткерү максатында рейдлар Министрлык инспекторлары тарафыннан эш көннәрендә дә, ялларда уздырылачак. Машина кую өчен билгеләнгән урыннарның булмавы җаваплылыктан азат итми, дип кисәтә экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International