2018 ел башыннан бирле экологик кабул итү системасына гражданнардан 3650 мөрәҗәгать алынды. Шулардан 1325 хәбәр – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша, мөрәҗәгатьләрнең 76%ы хәзерге вакытта хәл ителде. "Халык контроле" системасы аша 700 якын хәбәр килде, аларның 85%ы хәл ителде, гомуми исәбендә 65%ы "чүплекләр" категориясенә кагыла. Тулаем алганда экологлар чүпне санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның зур урыннары кимү тенденциясен билгели. Бу хәл җәмгыятьтә табигатькә карата сакчыл караш формалашуы, гражданнарның экологик үзаң дәрәҗәсе артуы турында сөйли.
Шулай ук ел башыннан бирле ТР Экоминистрлыгына гражданнардан 814 язмача мөрәҗәгать алынды һәм 145 гражданин шәхсән кабул ителде.
Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында республиканың экологик кабул итү системасына түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте