ТР Экоминистрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Министрлыкның рәсми сайтында коррупциягә каршы мәгълүматны урнаштыру һәм тутыру мәсьәләләре буенча Бердәм таләпләрнең үтәлешен күзәтү нәтиҗәләрен карау;

2. 2018 елның 2 кварталында, Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында, Интернетны һәм "Ышаныч телефоны"н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнардан һәм юридик затлардан килүче мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүматларны күзәтү нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Коррупциягә каршы программасы чаралары үтәлүе турында җыелма хисап;

3. Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының 2017 елда керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тапшырылу сроклары үтәлешенә ясалган анализ нәтиҗәләрен карау (2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 2017 елның 31 декабренә кадәр хисап финанс елы өчен);

4. 2018 елның 1 яртыеллыгында норматив хокукый актларга һәм норматик хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшенең нәтиҗәләрен карау;

5. "Үзәк ТИ коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында”.  

Чара барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде. Утырышка йомгак ясап Александр Шадриков дәүләт хезмәте өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек һәм коррупциягә каршы тору буенча эшне дәвам иттерергә, гражданнарны тагын да активрак кабул итәргә, халык белән эшләү нәтиҗәлелеген арттырырга кушты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International