Иртәгә 10.00 сәгатьтә Аксубай ш.т.п. хакимияте бинасында (Ленин ур., 8 й.) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин: (8)(84344) 2-85-04 ; (8)(84344) 2-93-30.
Иртәгә 14.00 сәгатьтә Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә авылындагы хакимият бинасында (Совет ур., 80 й.) экология буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк.
Кабул итүгә 8(84348)2-31-00 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте