Су – һәрнәрсәгә хуҗа. Экологлар "Бүлек" лагерында ял итүче балаларга Актаныш районы елгалары турында сөйләде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Экологлар "Бүлек" лагерында ял итүче балаларга Актаныш районы елгалары турында сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре балалар белән эко-викторина уздырды. Үсеп килә торган буын яраткан районының су ресурслары турында белемнәре белән уртаклашты, шул ук вакытта балалар кызыклы фактлар турында да күп белде. Мисал өчен, Көләгәш күле территориясендәге археологик казу эшләре биредә кешеләрнең әле бакыр гасырда ук төпләнеп яши башлавы турында таныклый.

"Уртак эшкә үз өлешеңне кертүе авыр түгел: су объектларын чүпләмәскә, суны бушка исраф итмәскә, өйдә су краннарын вакытында ябарга кирәк", – дип сөйләде Министрлык белгече Владимир Мозаффаров. Ә чара азагында балаларга истәлекле бүләкләр: Министрлыкның фирма дәфтәрләре тапшырылды, алар табигатьне саклау турында белешмәлек материал белән тәэмин ителгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International