Чүплек урыннары турында барысыннан да күбрәк хәбәр җибәр, студент билетын күрсәт һәм приз ал. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәрә торган акциядә уңышлы катнашу схемасы шундый. Рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында мәгълүмат бирү проекты Татарстанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында тормышка ашырыла.
Экологик контрольне гамәлгә ашыру һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрү турында студентларга экологлар сөйләде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Чулман территориаль идарәсенең Махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясенә Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укучылары килеп китте.
Сидбомбинг нәрсә ул, һәм республикага ул кирәкме? Үсемлекләрнең сирәк төрләрен ничек сакларга һәм халыкны чүпне аерым җыю күнекмәләренә ничек өйрәтергә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы яшь гражданнарының VII форумы кысаларында «Экологик тәрбия» секциясендә катнашучылар эзләде. Идел яшьләр үзәгендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре республиканың балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән очрашты. Әйләнә-тирәлекне саклау белән кызыксынучы балалар биредә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итте.
Бүген Чабаксарда Югары Идел бассейны төбәге бассейн советының чираттагы утырышында Идел бассейнының су ресурслары белән идарә итү нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Бүген Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Хайваннар – дусларыбыз һәм коткаручыларыбыз.
Бүген ТР Экология министрлыгында төрле елларда табигатьне саклау өлкәсендә эшләгән тармак ветераннарын котладылар.
Казанның беренче сыйныф укучылары белән бүген экология турында сөйләштеләр. Казанның 122 нче гимназиясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре "Җир Планетасы" эко-дәресен уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линия телефонына Яр Чаллының 34, 36, 37 комплексларында яшәүчеләрдән атомосфера һавасында зәһәр төтен исе булуы турында хәбәр алынды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты арасында хезмәттәшлек турында шартнамә имзалау тантанасы булды. Документка ТР экология министры Александр Шадриков һәм КДАТУ ректоры Рәшит Низамов кул куйды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсына старт бирелүе турында игълан итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.