Бүген Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм кешелек игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтелгән. Хайваннар – дусларыбыз һәм коткаручыларыбыз. Әйтик, җитәкләп йөртүче этләр кешеләрне тауларда коткара, мәчеләр уңай энергия бирә һәм хәтта тәннең авырткан өлешләрен дә «дәвалый». Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 1931 елда Флоренция (Италия) шәһәрендә узган Табигать саклау хәрәкәте тарафдарлары халыкара конгрессында оештырыла. 4 октябрь датасын сайлап алуның сәбәпе шунда: бу көнне, билгеле булганча, хайваннар химаячесе дип саналган изге католик Франциск Ассизскийны искә алу (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 — 1226). Россиядә Хайваннарны яклау көне 2000 елдан бирле Халыкара хайваннарны яклау фонды инициативасы белән билгеләп үтелә. Безнең илдә Россия Федерациясенең Кызыл китабы сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннарны саклауның мөһим механизмы булып тора. Татарстан Республикасының Кызыл китабында 612 сирәк төр хайван һәм үсемлек исәпләнә.Юкка чыгу куркынычы янаган сирәк хайван төрләрен һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өчен экологик законнар үзгәртелә, кешенең әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртә торган федераль законнар булдырыла һәм камилләштерелә.

Бу көнне бөтен дөнья буенча мәгърифәтчелек акцияләре, күргәзмәләр, лекцияләр, семинарлар, конференцияләр, дебатлар һәм флешмоблар уза.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International