Автокалада автосалон эшчәнлегендә экология таләпләре үтәлмәгән

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линия телефонына Яр Чаллының 34, 36, 37 комплексларында яшәүчеләрдән атомосфера һавасында зәһәр төтен исе булуы турында хәбәр алынды. ТР Экоминистрлыгының күчмә лабораториясе әлеге урынга чыкты, Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре һавадан анализ үрнәкләрен алды. "Атмосфера һавасында пычратучы матдә катнашмаларының чик дәрәҗәдән артып китүе ачыкланмады", – дип сөйләде экологлар. Ләкин янәшәдә урнашкан предприятиеләрне мониторинглау барышында ташландык чыганагы билгеле булды. Ул автомобильләр сату һәм аларга хезмәт күрсәтү оешмасы иде. "Җылыту өчен дизель җайланмасы чыгарганда предприятие корым, угелводород, азот диоксиды кебек пычратучы матдәләрнең атмосфера һавасына чыгарылуына юл куйган.  Ташландык чыганакларына норматив документация эшләнмәгән, алар газларны чистарту һәм ташландыкларны тикшерүдә тоту аппаратурасы белән җиһазландырылмаган", – дип сөйләде экологлар.  

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 8.1 ст. 1 өлеше ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү") һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 ст. 3 өлеше ("Экспуалатация кагыйдәләрен бозу, атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган газларны чистарту һәм зарарлы матдә ташландыкларын тикшерүдә тоту өчен корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдаланмау, яисә аталган корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан төзек булмаган торышында файдалану") нигезендә автосалон административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге вакытта предприятие дизель җайланмасын эксплуатацияләүне туктатты һәм атмосфера һавасына пычрак матдә ташландыклары чыгаруны киметү өчен иләкләүче җайланма сатып алу һәм монтажлау эшләре алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International