Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты арасында хезмәттәшлек турында шартнамә имзалау тантанасы булды. Документка ТР экология министры Александр Шадриков һәм КДАТУ ректоры Рәшит Низамов кул куйды. Очрашу кысаларында югары уку йорты студентларының эш тәҗрибәсенә һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре, актуаль экология проблемалары турында фикер алышынды. "Экологик вәзгыятьне яхшырту буенча нәтиҗәле эшләү өчен төрле өлкәләрдән белгечләрне җәлеп итү мөһим, чөнки күп кенә мәсьәләләрне ведомствоара хезмәттәшлектә хәл итәргә кирәк", – дип билгеләде табигать саклау ведомствосы башлыгы. "Хәзерге вакытта бер генә зур төзелеш тә экологлардан хупланыш алмыйча төзелә башламый, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшне дә без шулай ук бергәләшеп башкарабыз. Безнең гасыр белгечләргә карата югары таләпләр куя, алар бу таләпләргә җавап бирергә, теләсә нинди юнәлештә эшли белергә тиеш", – дип ассызыклады Рәшит Низамов.     

Чара барышында яклар тулаем алганда әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә уртак эшчәнлек турында сөйләште һәм алга таба хезмәттәшлек итү юлларын билгеләде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International