Студент! Табигатькә ярдәм ит! Татарстанда чүплек урыннарын ачыклау буенча акция дәвам итә

2018 елның 5 октябре, җомга

Чүплек урыннары турында барысыннан да күбрәк хәбәр җибәр, студент билетын күрсәт һәм приз ал. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәрә торган акциядә уңышлы катнашу схемасы шундый. Рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында мәгълүмат бирү проекты Татарстанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында тормышка ашырыла.

Акциядә катнашуга "Чүплекләр" категориясе буенча гаризалар кабул ителә.

Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә;

- Мобиль җайланмалар өчен кушымтага ия булырга яки ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегенә күчәргә;

- Сез укый торган югары яки урта махсус уку йортын алдан күрсәтеп, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында фотолар җибәрергә.

Акциядә катнашу нечкәлекләре белән оештыручы сайтында «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмага ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин:  http://eco.tatarstan.ru/rus/informatsiya.htm

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International