Чабаксарда Александр Шадриков су объектларын саклау өлкәсендәге Татарстан тәҗрибәсе һәм чиктәш территорияләр белән хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләде

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чабаксарда Югары Идел бассейны төбәге бассейн советының чираттагы утырышында Идел бассейнының су ресурслары белән идарә итү нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Су ресурслары федераль агентлыгының Югары Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Александр Баринов рәислегендә узган утырыш барышында Югары Идел БВУның 2018 елдагы эшенә башлангыч йомгак ясалды, су объектларын мониторинглауны оештыру һәм аларның пычрануын булдырмау мәсьәләләре каралды.

Александр Шадриков Татарстанның су объектларын саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде. Шулай ук ул идарәи карарларны субъектара дәрәҗәдә кабул итү өчен әйләнә-тирә мохит торышын объектив бәяләү мөһимлеген билгеләп үтте. «Идел елгасының югары агымында урнашкан Россия Федерациясе субъектларыннан пычраткыч матдә күчү мөмкинлеген дә исәпкә алырга һәм пычраткыч матдәләрнең өске сулыкларның сыйфатына тискәре йогынтысын контрольдә тотарга кирәк. Шуңа күрә безгә су объектларының торышын мониторинглау өлешендә мәгълүмат алмашуны көчәйтү эшен дәвам иттерү мөһим», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International