Казанның беренче сыйныф укучылары белән бүген экология турында сөйләштеләр. Казанның 122 нче гимназиясендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре "Җир Планетасы" эко-дәресен уздырды. "Безнең планета – ул безнең йорт, тычкан һәм торна, суалчан һәм күбәләк, нарат һәм ландыш йорты", – дип сөйли башлады Министрлык белгече Ләйсән Фәйзуллина. Ул балаларны Җирдәге күптөрле тереклекләр белән таныштырды, ел фасылларының үзгәрүе, бирдәге төрледән төрле кызыклы урыннар: таулар, диңгезләр һәм мәгарәләр турында сөйләде. Беренче сыйныфта укучы балалар шулай ук экологлар белән берлектә көндәлек тормышта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мультфильм да карады: суны тәккә сарыф итмәскә, урамда һәм табигатьтә чүпләмәскә, агачларны сындырмаска һәм кирәк булмаганда өйдә утны сүндерергә кирәклеге турында белде. Мәктәп укучылары, үз чиратында планетабызны саклау өчен үзләренең нәрсә эшләве турында сөйләде: ата-аналары белән берлектә табигать саклау акцияләрендә катнашалар, кошлар өчен җимлекләр әзерлиләр, кәгазьне экономияле файдаланалар икән.
"Балаларны кече яшьтән үк әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга өйрәтү – бик мөһим. Безнең иртәгәсе көнебез бүгенге тырышлыкка бәйле. Балаларда табигатькә карата кызыксыну уята алдык дип өметләнәбез", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгы белгече Ольга Артемьева.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте