Чистай студентлары республиканың экологик-аналитик контроль системасы белән танышты

2018 елның 5 октябре, җомга

Экологик контрольне гамәлгә ашыру һәм лаборатор тикшеренүләр үткәрү турында студентларга экологлар сөйләде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Чулман территориаль идарәсенең Махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясенә Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укучылары килеп китте. Булачак белгечләргә махсус инспекция бүлекләре буенча экскурсия үткәрелде, атмосфера һавасын саклауга контроль һәм су объектларын куллануга һәм саклауга күзәтчелек турында сөйләделәр. Экологлар эчке методикалар буенча анализ ясау өчен җиһазлар күрсәтелде, су дистилляторы, су бидистилляторы, атмосфера һавасын һәм сәнәгать предприятиеләре чыгарган һаваны анализга алу өчен һава аспираторы кебек приборлар белән таныштырдылар. Лаборатория белгечләре күзәтүе астында студентлар үзләре дә тикшеренү процессында катнашты – инфузория-башмакчыкларны микроскоп астында карадылар, дозатор ярдәмендә цериодафнияләрне тотып алдылар. «Лабораториядә экскурсияләр укучыларның тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынуларын үстерүгә ярдәм итә. Мондый дәресләр вакытында мәктәп укучылары һәм студентлар махсуслаштырылган инспекциянең эше, бурычлары һәм функцияләре белән таныша, тәҗрибә үткәрергә өйрәнә һәм кызыксындырган барлык сорауларны бирә ала», - дип билгеләп үтте Идел-Чулман махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белгечләре.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International