ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кайнар линиясенә җирле гөмбәчеләрдән Әлмәт районында люминесцент лампалар чүплеге турында хәбәр килде. Урынга чыккан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган калдыкларны Урсала микрорайоныннан 5 км ераклыкта туфракка ташланган булуын ачыклады. «Бу очракта сүз терекөмешле калдыклар турында бара, алар беренче, иң югары, куркыныч классына карый. Чүплек мәйданы 7,5 кв. м тәшкил итә, ә ташландык лампалар саны 500 данәдән артык», - дип сөйләде экологлар.
Танылган сәяхәтчедән лекция һәм дайверлардан мастер-класслар. «Байтик» балалар лагеренда «Туган як экологиясе» республика конкурсына йомгак ясалды. Табигатьне саклауга һәм экологиягә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар бөтен Татарстан укучыларыннан килде. Эшләрне яклау өчен конкурс финалының турыдан-туры этабына 6 төркем чакырылды. Балаларга А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отрядының экспедиция эшчәнлеге турында сөйләделәр. туристлар җиһазы һәм кирәк-яраклар белән таныштырдылар. Экстремаль хәлләр һәм тауларга менүдән алган хис-тойгылары белән Мәскәүдән сәяхәтче һәм альпинист Дмитрий Петров уртаклашты.
2018 елның 11-12 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында институтның 10 еллыгына багышланган Республиканың III яшьләр геологик конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 7499 мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре республиканың "Бердәм урман утырту көне" табигать саклау акциясенә кушылды. Массакүләм чара узган ялларда Питрәч районының Иске Шигали авылы янәшәсендә узды. Акция кысаларында министрлыклар, ведомстволар, шәһәр учреждениеләре һәм оешмалар вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм башка ихтыяри затлар катнашында гомуми 15 га мәйданлы территория яшелләндерелде. 40 меңгә якын ылыслы токым агачы утыртылды.
ТР Президенты указы нигезендә, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Э.А.Эверсман ис. Зоология музее һәм гербариеның умырткалылар бүлеге инженеры Валериан Гаранинга "Татарстан Республикасының атказанган экологы" мактаулы исеме бирелде.
Апас районында законсыз ком чыгару факты буенча җинаять эше кузгатылды. Зөя елгасының су саклау зонасында җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану турында хәбәр җирле Эчке эшләрнең район идарәсенә балыкчылардан килгән.
Бүген Чабаксарда РФ Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары дәүләт мониторингы барышында рөхсәт ителмәгән урында җитештерү калдыклары булуын ачыклады. Кече Буа авыл җирлеге калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыгында Буа шәһәренең сәүдә компанияләренең берсе даими рәвештә чүп-чар ташлаган.