ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков очкыч ярдәмендә республиканың муниципаль районнарындагы кырларны карап чыкты. Табигать саклау законнары бозылуын ачыклау максатында Чистай, Әлмәт, Сарман, Түбән Кама, Алабуга районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территорияләре тикшерелде. Барлыгы 53 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар арасында: калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру, файдалы казылмаларны законсыз чыгару, агынты су ташлау фактлары.

Кеше судан башка яши аламы? Һава ни өчен кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакайның «Гнёздышко» 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен белем бирә торган чара уздырды. Дәрес барышында экологлар әңгәмә формасында балаларның игътибарын табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләүгә һәм туган як турында яңа белеем туплауга юнәлдерде.

«Бородск күле ярын койма белән әйләндереп ала башладылар. Законлымы бу?» – Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Домостроитель» бакчачылык ширкәте бакчачыларыннан  шундый күмәк мөрәҗәгать килде. Урынга чыгып уздырылган тикшерү барышында гомуми файдаланудагы яр буйларының законсыз яулап алынуы расланды.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз яндыру фактын чикләде. Чулман елгасына рейд барышында экологлар "Эжекторный-3" комсуыргычында махсус җайланмадан башка гына чүпнең термик эшкәртелүен билгеләде.

Анатолий Иванович Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләләре төп темаларның берсенә әверелде. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап күмәргә ярамый торган җитештерү һәм куллану калдыклары исемлеге гамәлгә керә, бу хакта ТР буенча Росприроднадзор идарәсенең дәүләт экология экспертизасы һәм нормага салу бүлеге башлыгы Елена Попова хәбәр итте. Әлеге Исемлек РФ Хөкүмәтенең 25.07.2017 № 1589-р боерыгы белән расланган. Беренче 67 төрне (лом, кара һәм төсле металл калдыкларын, шул исәптән терекөмешле калдыкларны) инде 2018 елның 1 гыйнварыннан ук күмәргә ярамый.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең «Кама» конференцияләр залында Анатолий Иванович Щеповских исемендәге «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» ХIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау министры истәлегенә багышланган чараны Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең фәнни экологик җәмәгатьчелек һәм эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен сәламләде.

Әйләнә-тирәлек торышын күзәтү буенча территориаль система эшчәнлеген тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрану дәрәҗәсен үлчәү буенча җыелма исәп-хисап системаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан экологларының матди-техник базасы. Бүген Казанда Омск өлкәсенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы вәкилләренең эш визиты кысаларында бу һәм башка темалар хакында фикер алыштылар. Министр Илья Лобов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система белән танышты.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Габрахман авыл җирлеге территориясендә 28 квадрат метр мәйданлы чүплек бетерелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында уздырылган рейд барышында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген ачыклады.

Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать предприятиесендә газ чистарту җайланмасы модернизацияләнгән.

6 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Тәтеш районы башкарма комитеты бинасында (Тәтеш ш., Малкин ур., 39) гражданнар кабул ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International