Лениногорск районында түләнгән административ штрафлар хисабына экоконтейнерлар барлыкка килде

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы чыгарган штрафларны түләү, шулай ук табигатьтән файдаланучы предприятиеләр тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә тискәре зыян өчен түләүләр экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелә. Килгән барлык акчалар, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә, муниципаль районнарның Башкарма комитетлары тарафыннан табигать саклау чараларын уздыру өчен кулланыла. Бүгенге көндә Лениногорскида якынча 96 контейнер мәйданчыгы бар, аларның 17се чүпне селектив җыю өчен җиһазландырылган, шәһәрнең үзәк урамнары буенча яңа үрнәкле 20 чүплек савыты урнаштырылган. Мондый система әйләнә-тирәлеккә булган экологик басымны шактый киметергә булыша.

Моннан тыш, халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр нигезендә, килгән акчалардан файдалану хисабына, автотранспорт чараларының иң күп агымы күзәтелә торган Чайковский урамы буенча Чүпрәле питомнигыннан сатып алынган пирамида сыман тирәкнең 220 үсентесен утырту мөмкин булган. Нәкъ менә тирәк агачы, калган барлык агач төрләре белән чагыштырганда, шәһәр тирәлегендәге һаваны иң яхшы чистартучы булып санала.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International