Кама Тамагында Экология министрлыгы инспекторлары агынты су ташлауга чик куйды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Калдыклар белән эш иткәндә һәм предприятиене эксплуатацияләгәндә таләпләрне үтәмәү, су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу, җирләрне бозу. Кама Тамагы ш.т.п. предприятие тарафыннан табигать саклау зонаннары бозылган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, предприятиедәге канализация коеларының берсе тулу сәбәпле, агынты сулар җирлек рельефына агып чыккан, ә аннан су объектына эләккән. Пычранган урынның гомуми мәйданы 29 кв.м. тәшкил итә, суның туфракка үтеп керү тирәнлеге - 15 см. Аналитик контроль буенча махсус инспекция белгечләре Куйбышев сусаклагычыннан алынган су пробаларында нитрит азотының 5.2 мәртәбәгә, аммоний буенча күрсәткечләрнең - 3.6, фосфатлар буенча - 2, тимер буенча - 2.5, бакыр буенча 3 мәртәбә артып китүен билгеләде.

Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") буенча һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Предприятиенең вазыйфаи затлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы ("Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү") нигезендә һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 ст. 2 өлеше нигезендә ("Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән яисә кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш киткәндә туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, димәк җирләрне бозу") җаваплылыкка тартылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International